Татарстан Фәннәр академиясе 19 октябрьдә академия президиумының кече залында "Глобализация шартларында ислам: Россия һәм дөньякүләм контекстлар” дип аталган "түгәрәк өстәл” утырышында катнашырга чакыра. Фикер алышуда ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Югары икътисад мәктәбенең әйдәп баручы этнологлары һәм ислам белгечләре катнаша.
Әлеге чара иртәнге сәгать унда "Хәзерге Татарстандагы ислам: социологик һәм сәяси үлчәнешләр” дигән темага сессия белән ачыла. Икенче сессия "Мөселман дөньясында традицияләү һәм либеральләшү: чит ил тәҗрибәсе”, өченчесе "Идел буе мөселманнарының яңадан исламга кайту процессы: олкаль һәм төбәк контекстлары” дип атала. "Түгәрәк өстәл” утырышы дискуссия белән тәмамланыр дип көтелә.
Чыганак: "Татар-информ"