2012 елның 17 октябрендә Бөгелмә шәһәренең яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм идарәсе Казан авиатөзелеш институтында шәһәр күләмендә II дебат ярышлары үткәргән. Үткәрелгән чарада 10лап команда катнашкан. Түбәндәге темалар буенча фикер алышканнар: “Иҗтимагый оешмалар һәм аларның роле”, “Россиянең дөньякүләм сәүдә оешмаларына керүе”, “Системасыз оппозиция” һ.б.
Бөгелмә шәһәрендәге “Алтын урта” татар мөселман яшьләре җәмгыятенең филиалы командасы ярышларда 2 урынга лаек булган.