Бүген, 18 октбрьдә Буа мәдрәсәсендә сәгать 11.00дә хаҗиларны изге сәфәргә озаттылар. Чарада Буа районы мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйбуллов, мәдрәсә директоры Рәшид хәзрәт Маликов, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәһәр имамнары катнашты.
Изге сәфәргә кузгалыр алдыннан, башта хаҗ кылуның фазыйләтләре турында сөйләп үттеләр, хаҗиларга ниятләренең кабул ителеп, исән-сау йөреп кайтуларын теләделәр.
Бу елда Буа райоыныннан барлыгы 20ләп кеше хаҗ сәфәренә киткән.