2012 елның 18 октябрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасында Яңа Чишмә һәм Лениногорск районы дин әһелләренә имам-хатыйблык шәһадәтнамәләре тапшырылды.
Шәһадәтнамәләрне ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең һәм Мөфтинең вазифаларын вакытлыча башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов тапшырды. Тантанады өч дистәләп имамнар катнашты. Яңа Чишмә районы имамнарына Диния нәзарәтеннән генә түгел, РИУннан квалификация үстерү курслары үтүләре турында таныклыклар бирелде. Курслар 8еннән алып 18 октябрьгә кадәр Россия ислам университетында узды. Курслар дәвамында имамнар Коръән уку методикасы һәм кагыйдәләре, гакыйдә, имам вазифалары, гыйбадәт нигезләре, татар илаһияте тарихы, исламда мәзһәб һәм секталар буенча лекцияләр тыңланылган.
Таныклыклардан тыш, һәр имамга Коръәнннең “Казан басмасы” бүләк ителде.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/6111