Кабан арты мәчете, мәчет каршындагы мәдрәсә һәм социаль ашханәдә җылылык бирү өзелгән. Җылылык бирү системасында авария булган, тузган торбалар система җибәргәндә басымны күтәрә алмаган, су ташкыны асфальт катламга бәреп чыккан.
Җылылык бирү системасын ремонтлау өчен, салкыннар башланганчы материаль ярдәм кирәк. Узган елда канализацион һәм су белән тәэмин итү системаларында авария булган иде, әлеге проблема мәчет имамнары һәм мәхәллә халкы ярдәме белән чишелде.
Ярдәм күрсәтү өчен мәчет имамнары белән элемтәгә керергә кирәк. Тел.(843)278-00-30; 537-12-83
Адресы: Һади Такташ урамы, 26 йорт
электрон адрес: 1000islam@mail.ru