Корбан гаетен Каенлык авылы халкы яңа мәчеттә бәйрәм итәчәк

17 октябрь 2012 ел 14:09

21 октябрьдә Татарстан Республикасының Биектау районы Каенлык авылында "Хәсән-Хөсәен" мәчете ачылу тантанасы үткәрелә. Мәчетне Биектауда гомер кичерүче Балтач егете Габделнур Хөсәенов төзеткән. Тантанага Татарстанның баш казые, күпсанлы дин китаплары авторы Җәлил хәзрәт Фазлыев,  Габделнур әфәнденең әтисе Хәсән Хөсәенов , район җитәкчеләре һәм башкалар чакырылган. Мәчет күп еллар дәвамында Борбаш, Сәрдегән авылы мәчетенең мәзине булып торучы Хәсән ага исемен йөртәчәк. 

Мәчет ачылышының  тантаналы өлешен оештыручы, бәйрәмнәр алып баручы Гамил Нур хәбәр иткәнчә, мәчет бинасы ике катлы. Ул  үз эченә гыйбадәт залыннан тыш, башлангыч мәдрәсә һәм аш бүлмәсен алып тора. Кызыл кирпеч белән тышланган бу бина Ислам мәдәнияте үзәге ролен үтиячәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана