Казанлылар хәзер намаз вакытларын телефоннарында йөртә ала, шушы максатта www.allah-akbar.ru сайты эшли башлады.
Сайтның төзүчесе Марат Биктимеров сүзләренә караганда, әлеге проект кешеләргә намаз вакытлары турында даими хәбәр итеп торыр өчен эшләнгән. Намаз вакытлары телефонга килеп торсын өчен, сайтка кереп телефон номерын калдырырга кирәк. Номерыгызны җыйганнан соң, “язылу” кнопкасына басасыз, ике хәбәр килә, беречесе – сәламләү смсы, икенчесе –шушы көнгә намаз вакытлары белән. Намаз вакытлары www.dumrt.ru сайтыннан алына.
“Әлеге сайтны башта үзем һәм дусларым өчен генә ясадым. Соңыннан 58 язылучы барлыкка килде, кешеләргә ярдәме кирәк икәнен аңладым. Киләчәктә Чистай, Яр чаллы, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләрен өстәргә теләк бар. Программа бөтен респбликада эшләвен теләр идем”, дип хәбәр итте Марат.