Казыят утырышында Корбан гаетенә кагылышлы мәсьәләләр каралды

08 октябрь 2012 ел 13:40

8 октябрьдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар шурасының 51нче утырышы үтте. Көн тәртибендә һиҗри ел исәбе буенча 1433 елның Корбан бәйрәменә әзерлек мәсьәләләре каралды. Казыйлар шурасы бертавыштан 25 октябрь көнен (Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнен) Корбан бәйрәме икәнен расладылар. Шулай ук бәйрәм намазларының төгәл вакыты билгеләнде. Бу көнне иртәнге намаз Татарстанның барлык мәчетләрендә дә иртәнге 6 сәгать 30 минутта укылачак. Соңыннан Коръән укылып, дога кылыначак һәм 7 сәгать 15 минутта гает вәгазе башланачак. (Башкалабызда кояш бу көнне 7 сәгать 34 минутта чыга).

Гает намазы иртәнге 8 сәгать 00 минутта укылачак. Телевидениядән турыдан-туры трансляцияне 9да ясарга киңәш ителде.

Хәнәфи мәзһәбе буенча 585 гр. көмеш нисаблык малы булган кешегә корбан чалу вәҗеб хөкемендә. 

24 октябрьнең иртәнге намазыннан алып 28 октябрьнең икенде намазларына кадәр (барлыгы 23 намаз!), фарыз намазларны үтәгәннән соң, тәкъбир әйтү вәҗеб санала.

Казыят утырышында шулай ук башка мәсьәләләр дә каралды. Әйтик, никах укыту, зәкәт (гошер) түләү һ.б.

Чираттагы казыят утырышы 12 ноябрь көненә билгеләнде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана