Актаныш имамнары нәзарәткә җыелды

17 октябрь 2012 ел 09:08

16 октябрьдә Актаныш районы дин әһелләре ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә имам-хатыйблыйк шәһадәтнамәләре алды. Шәһадәтнамәләрне Татарстан мөфтие вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов тапшырды. Тантаналы чарада Актаныш районы  имам-мөхтәсибе Ләес хәзрәт Галләмов, төньяк-көнчыгыш төбәге казые Руслан хәзрәт Мортазин һәм район авылларыннан 30га якын мулла катнашты.

 Габдулла хәзрәт бүгенге көндә нәзарәт алып барган эшчәнлек, имам-хатыйблык вазифасының үзенчәлекләре турында сөйләде. “Дини эшчәнлек – бик җаваплы һәм шул ук вакытта абруйлы хезмәт. Бүгенге җәмгыятебез имамнарга бик мохтаҗ. Дин юлында эшләребезне бердәм булып, аңлашып башкарырга, халкыбызга ислам кыйммәтләрен җиткерергә язсын”, - диде ул.   Имамнарга шәһадәтнамәләр тапшырганда агымдагы елда нәшер ителгән Коръәннең “Казан басмасы” бүләк ителде.

Актаныш имам-мөхтәсибе Ләес хәзрәт Галләмов әйтүенә караганда, бүгенге көндә районда барлыгы 40 мәчет эшләп килә. Шуларның 39ы авылларда урнашкан. Ә берсе Казан-Уфа юлына ямь биреп тора, анысы күптән түгел юлчылар өчен махсус дип төзелде. Ул Минзәләне үтеп, Актаныш районына кергәч тә Пучы авылына якын җирдә урнашкан.

Ләес хәзрәт әйтүенчә, бүгенге көндә районда барлык мәчетләрнең үз имамнары бар. Бары тик бер-икесе ндә генә бу эшне вакытлыча башкарып торучылар куелган. Райондагы дини вәзгыять турында сөйләгәндә ул: “Рәсәй җирендә күп еллар дәвамында динсезлектә яшәп, шушы динсезлек нең бөтен афәтләрен күргәннән соң динебезгә кайту мөмкинлеге булды. Бүгенгесе көндә Актаныш җирлегендә хезмәт куючы өлкән яшьләрдәге имам-хатыйбларыбызга дин инде әбиләреннән, бабаларыннан бирелгән, бигрәк тә аның әхлак өлеше тапшырылган. Менә шушы гыйлем аларга бүгенге көндә үзләренең хезмәтләрен башкарырга ярдәм итә. Иң беренче урында динебез өйрәткән әхлак тора. Чөнки әхлагы булмаган кешегә динне аңлату бик авыр. Шуңа күрә элеккеге район башлагы, бүгенге көндә мәгариф министры булган Энгель Фәттахов белән шушы юнәлештә бергә эшләп килдек. Ул шушы елның яз аенда ук әле мәктәпләрдә өстәмә дәрес буларак дин сабагын керттергән иде. Аллага шөкер, 1 сентябрьдән инде шушы юнәлештә алдан билгеләнгән укытучылар белән дәресләр алып барабыз. Моннан тыш имамнарыбызга дәүләт, нәзарәт тарафыннан авыл имамнарына шушылай ихтирам күрсәтелә башлавы  барбызның да күңелгә ятышлы”, - диде. 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/6086

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана