Мәчет өчен бер миллион

16 октябрь 2012 ел 13:44

Зөлхиҗҗа аеның беренче 10 көнендә яхшылык эшләүчеләрнең гамәлләре берничә тапкырга арта, шуңа да Түбән Кама шәһәрендә яңа мәчет төзелешенә миллион сум акча җыю уңаеннан чираттагы хәйрия чарасы игълан ителде.

15 октябрьдән, Зөлхиҗҗа аеның беренче көненнән, 15 ноябрьга чаклы, җирле мөселманнар арасында бер миллион сум җыю оештырыла. Инде бер мөселман кардәшебез манара өчен 700 мең сумлык кирпечләр белән ярдәм күрсәткән.

Мәчетнең төзелеше план буенча тәмамланырга тиеш, финанс мөкинлекләре булмау сәбәпле тоткарлыклар килеп чыкты.

Бер ай дәвамында теләгән һәркем дә мәчет төзелешенә үз өлешен кертә алачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана