2012 елның 16 октябрендә Урыссу шәһәр тибындагы поселогының “Фәнис” мәдрәсәсендә мөгаллимнәр педагогика һәм психология өлкәсендәге белемнәрен киңәйттеләр.
Новороссийск шәһәреннән махсус чакырылган белгеч, Россиянең атказанган укытучысы, югары категорияле мөгаллим Чепниян Тәнзилә Мөсәгыйть кызы түбәндәге темалар буенча гамәли дәресләр үткәрде: “Уку-укыту методикасы”, “Укытучылык тәҗрибәсе белән уртаклашу”, “Дәрес үткәрү методикасы”, “Педагогикада инновацион методикаларның психологик аспектлары”. Шулай ук мәдрәсәдә Осипов Виктор Валерьевич “Бала белән эш алымнары һәм методлары” темасына доклад белән чыгыш ясады.