“Булгария”да кызын югалткан Татарстан кешесе мәчет ачкан

15 октябрь 2012 ел 15:32

Якшәмбе, 14 нче октябрьда, ТР Биектау районы Шәпше авылында “Булгария” фаҗигасендә һәлак булганнар истәлегенә мәчет ачылды. Яңа мәчетне Альберт Тазов ачкан, ул төп инвестор да, идея бирүче дә булып тора. Аның “Булгария” фаҗигасендә бердәнбер кызы, кияве һәм оныгы һәлак булган.

“Татар-информ” МА хәбәрчесе белән әңгәмәдә Альберт Тазов хәбәр иткәнчә, мәчетне аның әнисе хөрмәтенә “Мәдинә” дип атаганнар. “Мин нәтиҗә белән канәгать кенә булып калмадым, минем күңелемә рәхәт булды. Кызым һәм оныгымның үлеменнән соң, мин кая барырга, үземне кая куярга белмәдем. Шуңа күрә мәчет проектын тиз арада эшләүләрен сорадым. Бер ел эчендә без аны төзедек. Фаҗиганең бер еллыгына төзергә теләдем, ләкин өлгермәдек, шуңа күрә бераз соңрак ачтык”, - дип хәбәр итте А.Тазов.

Мәчеттә шулай ук уку классы бар. “Моның барысы да халык өчен, авыл халкы балаларын укытсын өчен, шуңа күрә парталар куйдык”, - дип хәбәр итте ул.

“Инде күптән сүзләр йөрде, мәчет төзергә кирәк, дип кешеләр сөйләде. Ярдәм сорап, миңа мөрәҗәгать иттеләр. Ләкин тормыш мондый эшләр эшләргә этәрмичә... Мин коммунистик чорда тәрбияләнгән. Хәзер күңелдә рәхәт булды”, - дип уртаклашты һәлак булган Эльвира Кисилеваның әтисе.

Мәчетнең архитекторы – “Кол Шәриф” мәчете проекты авторларының берсе - Айвар Саттаров. Мәчетнең рәсми ачылышында район хакимияте вәкилләре, дин әһелләре, “Булгария”да һәлак булганнарның туганнары, җирле халык катнашты.

Чыганак: «Татар-информ»

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана