2012 елның 13 октябрендә республиканың көньяк-көнчыгыш казыяте үз эченә кергән мәхәлләләр арасында өстәл теннисы буенча ярышлар үткәрде. Ярышларның төп максаты – мөселманнар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик тәрбиягә мәхәббәт тәрбияләү, районнар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне саклау.
1 урынга Лениногорск шәһәре командасы лаек дип табылды, 2 урын бөгелмәлеләргә бирелде, 3 урынны Урыссу шәһәр тибындагы бистә командасы алды.
Җиңүчеләргә мактау кәгазьләре һәм медальләр тапшырылды.