“Әниләр” мәчете “Нык иманлы” кубогына лаек булды

15 октябрь 2012 ел 10:05

2012 елның 14 октябрендә Казан шәһәренең Үзәк стадионындагы футбол-җиңел атлетика манеженда “Нык иманлы” исемендәге кубокка башкала мәчетләре арасында футбол буенча ярышлар үтте.

Ярышларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, “Зәкәт” Хәйрия Фонды, Казан шәһәренең физик тәрбия һәм спорт комитеты, Кабан арты мәчете һәм “Алтын урта” мөселман яшьләре җәмгыяте оештырды.

Чараны Изге Коръән белән башлап җибәрделәр. Соңыннан “Зәкәт” хәйрия фонды җитәкчесе Сәетҗәгъфәр хәзәрт Лотфуллин, Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Диния нәзарәтенең физик тәрбия һәм спорт чаралары оештыручысы Рафаэль хәзрәт Мифтахов һәм “Алтын урта” мөселман яшьләре җәмгыяте җитәкчесе Акйолдыз сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар.

Ярышларда  9 команда катнашты. “Мәрҗани” мәчете 3 урынны, “Кабан арты” мәчете икенче урынны алды. 1 урынга “Әниләр” мәчете командасы лаек булды.

Җиңүчеләр медаль һәм грамоталар, шулай ук “Нык иманлы” кубогы белән бүләкләнделәр. Командадагы һәр кешегә бүләкләр тапшырылды.

Бүләкләр тапшыру тантанасында Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин, Нурислам хәзрәт Ибраһимов, Рафаэль хәзрәт Мифтахов, Казан шәһәренең физик тәрбия һәм спорт Комитеты башлыклары катнашты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана