2012 елның 12 октябрендә Казан шәһәренең “Мәрҗани” мәчетендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “III Саматов укулары” уздырылды. Габдехак хәзрәтнең мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ачу максатыннан оештырылган әлеге укулар 2010 елдан бирле үткәрелеп килә.
Быелгы “Саматов укуларын”да ТР Мөфтие вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов, Ханты- Манси автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм башка танылган дин әһелләре, журналистлар, Габделхак хәзрәтнең укучылары,чордашлары катнашты.
Фәнни-гамәли конференциядә яшьләр дә зур кызыксыну белән чыгыш ясадылар, үзләренең теләк-тәкъдимнәре белән уртаклаштылар.
“III Саматов укулары”ның Г.Саматов исемендәге “Рухи мирас” премиясе РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинга тапшырылды.