Россия Ислам университеты һәм Казанның «Әниләр» мәчете Ислам дине нигезләре һәм гарәп телен өйрәтү буенча өч еллык курслар оештыра. Дәресләр һәр якшәмбе көнне РИУ бинасында үткәрелә. Мөселман хокукы, гакыйда, әхлак, Мөхәммәт Пәйгамбәр (сгв) тормыш юлы буенча дәресләр керәчәк.
Укучыларны яшь буенча берничә төркемгә бүләчәкләр: 14-25 һәм 25-45 яшьлекләр, 45 яшьтән өлкәнрәкләр, һәр төркем аерым шөгыльләнәчәк. Балалар шулай ук аерым укытыла.
Дәресләрн РИУның өлкән курс студентлары алып барачак. Курслар азагында исә һәркемгә махсус сертификат тапшырыла.
Курсларга 4 ноябрьгә кадәр язылырга мөмкин, дип хәбәр итә РИУ матбугат хезмәте. Белешмәләр өчен телевон: 251-50-55.