12 октябрьдән 27 ноябрьгә кадәр ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге “Болгар радиосы” белән берлектә “Сабыйга” акциясе уздыра.
Акция кысаларында ятим сабыйлар өчен көндәлек кирәк-яраклар, гигиена әйберләре, памперслар җыела (дүрт яшькә кадәрге сабыйлар өчен). Хәйрия чарасында катнашырга теләгән һәркем ТР Диния нәзарәтенең хәйрия бүлегенә шылтырата ала. Элемтәләр өчен телефон: 264-61-58.
Акция дәвамында җыелган барлык кирәк-яраклар да Казан сабыйлар йортларына тапшырылачак.
Игелек кылырга беркайчан да соң түгел! Игелеклелек, мәрхәмәтлелек тормышыбызның нигезе булсын.