Закон чыгару инициативасын комитет рәисе Разил Вәлиев тәкъдим итте.
“Быелгы елның 3 августында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттан тыш утырышында без «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законын кабул иткән идек.
Хәзерге көндә шушы үзгәрешләрне шул ук исемдәге федераль законга да кертү зарурлыгы бар. Бүген сезгә тәкъдим ителгән федераль закон проекты менә шул максатны күздә тотып эшләнде. Әлеге закон проекты дәүләтнең дини берләшмәләр эшчәнлегенә катышмау принцибына нигезләнеп төзелгән. Мәсәлән, рухани вазыйфасына дәгъва кылучы кандидат өчен нинди шартлар кирәклеген, шул исәптән Россия Федерациясендәге һәм чит илләрдәге уку йортларында алынган махсус белеме булу зарурлыгын дини оешмалар үзләре билгеләргә тиеш”, - диде депутат.
Гамәлдәге “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” Федераль законның 24 статьясында хезмәткәр белән дини оешмалар арасында хезмәт шартнамәсе төзү хокукы булуы хакында әйтелгән. Бүген депутатлар караган закон проектында исә бу шартнамә хезмәткәрне эшкә алу өчен мәҗбүри шарт итеп куела.
Әлеге закон проектына Дәүләт Советы Хокук идарәсенең, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының, Татарстан Республикасы Прокуратурасының, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының уңай бәяләмәләре бар.
"Татар-информ"