2012 елның 14 октябрендә Казан мәчетләре арасында футбол ярышлары үткәрелә. Мәчет командалары «Нык иманлы» («Силноверующий») кубогы өчен көрәшәчәк. Чараны, «Зәкәт» фонды һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән, «Алтын урта» татар мөселман яшьләре җәмгыяте оештыра. Матч Үзәк стадиондагы футбол һәм җиңел атлетика манежында 9.30 сәгатьтә башланачак.
Ярышларда «Әниләр», «Кабан арты», «Ризван», «Апанай», «Мәрҗани» һәм «Куддус» мәчетләре командалары катнаша.