Түбән Кама шәһәренең “Рисалә” нәшрият үзәгендә балалар өчен ике китап дөнья күрде: “Хәмзә һәм аның дуслары” һәм “Кечкенә мөселманның рухи ныклыгы”.
Балалар өчен чыккан мөселман китапларына мохтаҗлык кичерелә. Интернеттагы шәрехнамәләр моның ачык дәлиле булып тора. “Рисалә” нәшрият үзәге белдергәнчә, китаплар татар телендә бастырылачак.