Бүген иртәнге сәгать 5.00дә Казан халыкара аэропортыннан “ДУМ РТ Хадж” программасы буенча изге хаҗ сәфәрен кылырга җыюнучы мөселманнарның беренче өч төркеме Мәдинә шәһәренә очты. Хаҗилар аэропортка төнге 2.00дә җыелдылар, теркәлү өчен кирәк булган документлар тикшерелде, оештыру моментлары каралды. Аларны озатырга имам-мөхтәсибләр, хаҗ сәфәрен алдагы елларда кылган тәҗрибәле хаҗилар, мөселман уку йортлары мөгаллимнәре җыелган иде. Хаҗилар арасында әле беренче тапкыр гына изге сәфәргә җыюнучылар да, шул ук вакытта 7-8нче тапкыр баручылар да бар иде.
Хаҗиларны озатырга ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм республикабыз Мөфтие вазифаларын вакытлыча башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов һәм ТР МДНнең аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин да килгән иделәр.
“Һәрбарчагызның изге ниятләре кабуллардан булсын. Ихластан, изге ният белән кылынган хаҗның бүләге – җәннәт, ди пәйгамбәребез (сгв). Әлбәттә, авырлыклары да булмый калмас, шулай да түзем булырга, бердәм булырга кирәк. Хаҗ гыйбадәте бөтен гыйбадәтләрне үзенә җыя торган шактый җаваплы гыйбадәтебез, аны кылырга алынгансыз икән, барчагызга да ниятләрегезне тормышка ашырып, Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә һәм исән-сау туган җирләребезгә әйләнеп кайтырга насыйп булсын”, дип Габдулла хәзрәт хаҗиларга хәерле сәфәр теләде.