Өченче тапкыр "Саматов укулары" үткәрелә

11 октябрь 2012 ел 10:26

12 октябрьдә сәгать 9.00 дә "Мәрҗани" мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте өченче тапкыр "Саматов укулары"н уздыра. Әлеге чара 2010 елдан башлап Габделхак хәзрәт Саматов туган көндә үткәрелә.

Габделхак хәзрәт Саматов (1930-2009) XX гасыр ахыры - XXI гасыр башы күренекле дин әһелләренең берсе, күп сандагы дини китаплар авторы, нәзарәтнең беренче казые. Ул - татар халкының инкыйлабка кадәрге чордагы бай дини мирасын тудыручы дин әһелләренең дәвамчысы.

“Саматов укулары” Габдехак хәзрәтнең мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ачу максатыннан оештырыла. Чара кысаларында күркәм дини – милли эшчәнлек алып баруы белән аерылып торган шәхесләргә Г.Саматов исемендәге “Рухи мирас” премиясе тапшырыла. Әлеге чара үткәрелгәннән соң конференциядә ясалган чыгышлар тупланмасы нәшер ителә.

Быелгы “Саматов укуларына” Ханты- Манси автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, Чуашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Самара өлкәсе мөфтие Талиб хәзрәт Яруллин һәм башка дин әһелләре, шулай ук дини оешмалар җитәкчеләре, Габделхак хәзрәтнең укучылары,чордашлары чакырылган.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана