2012 елның 9 октябрендә Түбән Камадан Изге Мәккә шәһәренә беренче хаҗилар юл тотты. Хаҗиларны сәфәргә озатырга дип күпләгән халык җыелган иде, дип хәбәр итә район мөхтәсибәте. Бу елда да 22 хаҗины сәфәргә озатырга 100дән артык кеше килгән.
Хаҗилар самолет һәм автобус ярдәмендә Мәдинәгә барачаклар.
Аллаһы Тәгалә ниятләрен кабул итеп, барчасына да хаҗ сәфәрләрен тиешле дәрәҗәдә кылып кайтырга насыйп әйләсә иде!