Балык Бистәсе имамнарына шәһадәтнамәләр тапшырылды

10 октябрь 2012 ел 15:41

Бүген, 10 октябрьдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Балык Бистәсе районы имам-хатыйбларына шәһадәтнамәләр бирелде. Шәһадәтнамәләрне ТР Мөфтие вазифаларын вакытлыча башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов тапшырды. Тантаналы чарада Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов, Балык Бистәсе районы башлыгының урынбасары Рашат Хабибуллин һәм авыл җирлекләрендәге өч дистәдән артык имам катнашты.

Габдулла хәзрәт Әдһәмов имамнарны Диния нәзарәтенең эшчәнлеге белән таныштырды. Дин әһелләренең төп бурычлары, алар алдында торган максатлар, бердәмлеккә ничек ирешү турында вәгазь сөйләп үтте.

Балык Бистәсе районы башлыгының урынбасары Рашат Хабибуллин: “Әлеге чара бик тә файдалы дип уйлыйм, үземнең дә нәзарәт бинасында беренче генә булуым. Районыбызда, республикабызда, Аллага шөкер, тынычлык. Бергәләшеп, бердәм хезмәт куюның нәтиҗәсе дип саныйм мин моны. Район җитәкчелеге дин әһелләре белән бергәләшеп эшләп килә, киләчәктә дә бер-беребез белән тыгыз элемтәдә торырга насыйп булсын”, дип билгеләп үтте.

Моңа кадәр дин әһелләренә шәһадәтнамәләр тапшыру тантанасына район җитәкчегеннән вәкилләр килгәне юк иде, монысы да аерым игътибарга лаек.

Барлык дин әһелләренә дә шәһадәтнамәләр белән бергә Изге Коръәннең “Казан басмасы” нөсхәсе дә тапшырылды. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана