Клуб утырышы 5 октябрь “Касымия” мәдрәсәсе бинасында узды. Биредә мөселман клубы хәрәкәтенең эшчәнлегенә кагылышлы сораулар күтәрелде.
Клубның эшчәнлеген Әлмир Хатмуллин җитәкләде. Оештыручылар пәнҗешәмбе көнне (11 октябрь) ахшам намазыннан соң “Касымия” мәдрәсәсе бинасының 316 аудиториясендә яшьләрне көтеп кала.
Шулай ук “Апанай” мәчетендә вәгазь кичәләрен үткәрү дәвам итә. Алар һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә сәгать 18.00дә уздырыла. Вәгазьләрне Тимергали хәзрәт сөйли, дип яза musulman.su