Нәзарәттә читтә яшәүче татарлар проблемалары турында сөйләштеләр

10 октябрь 2012 ел 15:23

10 октябрьдә Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов белән очрашты. Әлеге очрашуда сүз дини оешмаларның конгресс белән хезмәттәшлеге турында барды. Фәрит Мифтахов җирлекләрдә дини эшчәнлек алып баручы кадрларга кагылышлы мәсьәләләрне чишәр өчен Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар диаспоралары вәкилләрен ТР МДН җитәкчелеге белән очраштырырга тәкъдим итте. Габдулла хәзрәт әлеге тәкъдимгә җавап итеп, Татарстан мәдрәсәләре дин өлкәсендә эшләүче белгечләр әзерләү максатыннан Россиянең башка төбәкләреннән студентлар кабул итәргә әзер булуы хакында әйтте.

Моннан тыш очрашу вакытында төрле милли бәйрәмнәрне  спиртлы эчемлекләрсез үткәрү һәм аларга дин әһелләрен күбрәк җәлеп итү турында сүз булды. Шулай ук яшь буынны тәрбияләү, татар телен өйрәтү һәм безнең төбәк өчен хас булган традицион ислам, татар мәдәнияте кыйммәтләрен таратуга кагылышлы фикерләр яңгырады.

Әлеге очрашу дини һәм милли компонентларның аерылгысыз икәнен тагын бер кат раслады. Сөйләшү ахырында Фәрит әфәнде һәм Габдулла хәзрәт дини кадрларны тәрбияләүгә багышланган уртак бер "түгәрәк өстәл" үткәрү турында килештеләр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана