Хаҗиларның беренче 3 төркеме хаҗ сәфәренә юл алачак

10 октябрь 2012 ел 14:44

Иртәгә, ягъни 11 октябрь иртәсендә Казан аэропортыннан хаҗиларның беренче 3 төркеме хаҗ сәфәренә юл алачак. Изге сәфәргә җыюнучы мөселманнарны имам-мөхтәсибләр, РИУ, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм хаҗ сәфәрендә булып кайткан тәҗрибәле хаҗилар озата. Хаҗилар сәгать төнге 2.00дә аэропортта җыелалар, очып китү вакыты – сәгать 5.00дә. Киләсе төркемнәр пәнҗешәмбе көнне кичке сәгать 19.00дә һәм җомга көнне иртәнге сәгать 6.00дә булыр дип көтелә.

Бу елда Татарстан хаҗилары өчен уңайлы шартлар тудырылды. Шуларның беренчесе – хаҗиларга  берничә төр транспорттан кулланырга туры килмәячәк, ягъни Казаннан Мәдинәгә бер самолетта гына очалар, шуның исәбенә юл мәшәкатьләре җиңеләячәк. Икенчесе – барлык хаҗилар өчен дә түләүсез ашау каралган.  Кунакханәнең уңайлы җирдә урнашуы хаҗиларга "Әл-Хәрам" мәчетенә баруларын җиңеләйтә.

Бүген төнлә Татарстаннан 150 хаҗи изге сәфәргә кузгала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана