"Татарларда Коръән тәфсирләре традициясе" дип аталган "түгәрәк өстәл" уздырылды

02 октябрь 2012 ел 13:33

2 октябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Коръән елы” кысаларында “Татарларда Коръән тәфсирләре традициясе” дип аталган “түгәрәк өстәл”  уздырылды.

Белгәнебезчә, агымдагы ел Коръәннең “Казан басмасы” нәшер ителүгә 225 ел тулу уңаеннан Диния нәзарәте тарафыннан “Коръән елы” дип игълан ителде. Бу уңайдан “Казан басмасы” ның юбилей нөсхәсе әзерләнде һәм 10 мең тираж белән бастырылды, шулай ук башка төр чаралар үткәрелеп килә. Әйтик, "Коръән һәм Конституция", "Коръән һәм сәламәтлек" дигән  темаларга сөйләшүләр оештырылды, godkorana.ru сайты булдырылды.

Чираттагы чара -“Татарларда Коръән тәфсирләре традициясе” дип аталган “түгәрәк өстәл” татар халкындагы тәфсирләрнең тарихи юлын, таралуын, мирасын, ягъни, традициясен барлау һәм аны дәвам итү ысулларын ачыклау максатыннан оештырылды. 

Чарада түбәндәгеләр катнашты:

Габдулла хәзрәт Әдһәмов, мөфтинең беренче урынбасары,

Рабит Батулла, Коръән тәфсире авторы,

Фәрит Сәлмән, Коръән тәфсире авторы,

Фәрит Яхин, филология фәннәре докторы,

Фәрит Йосыпов, филология фәннәре докторы,

Фоат Рәфыйков, «Җыен» фонды рәисе,

Резеда Сафиуллина-Әл Әнси, ТР ФА Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты,

Ильяс Аброров, КФУның Көнчыгыш институты мөгаллиме,

Наил хәзрәт Гарипов, “Апанай” мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты,

Гөлчирә Иманкулова (дин белгече Иманколыйның оныгы) һәм башкалар.

 

Тәфсир (гарәпчә "фәсәрә" сүзеннән алынган, "аңлатма бирү", "максатны күрсәтү" яки "пәрдәне ачу" дигән мәгънәгә ия) - Коръән аятьләре мәгънәсе аңлатмалары фәне. Коръәнне тулысынча Мөхәммәт Пәйгамбәр (сгв) белгән һәм үзенең сәхабәләренә аңлаткан. Аятьләргә аңлатма бирүне пәйгамбәрнең сәхабәләре дәвам иткән.

Коръән турында сөйләшкәндә, аның тәрҗемәләре — тәфсирләр мәсьәләсе аерым урын алып тора. Татар халкының Коръән аятьләре белән үз телендә танышу мөмкинлеге бар.

Әлбәттә, тәфсир дигән китап — халкыбызга, гомумән, һәркемгә бик кирәкле китап. Чөнки ул — Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә иңдергән Коръән-Кәримне аңлатып бирүче китап.

Татарларда тәфсирләр

Кызганыч, татарларда Болгар чоры тәфсир кульязмалары сакланмаган. Әмма, һичшиксез, Болгар чоры дин әһелләре классик тәрҗемәләр белән яхшы таныш булганнар. Моны "Кыйссаи Йосыф" кебек әсәрләр раслый. Белгәнебезчә, аның нигезенә Коръәннең 12 нче сүрәсе- "Йосыф" cюжеты яткан. Әлеге әсәрнең эчтәлеге буенча Болгар чоры дин белгечләренең Библия белән дә таныш булуы күренә.

Идел буе Болгарында кулланышта булган Коръән тәфсирләре Казан ханлыгы һәм аннан соң килгән чорларда да дәвам ителгәндер дип фаразларга мөмкин.  Кызганыч, урта гасыр язмалары безнең көннәргә санаулы нөсхәләрдә генә килеп җиткән. Татар кульязма китабы, бик борынгы тарихка ия булса да, нигездә XVIII гасыр уртасыннан башлап -XIX гасыр башына кадәрге китаплардан өйрәнелә.

Безнең көннәргә килеп җиткән кульязмалардан күренгәнчә, бу чор галимнәрдән изге китапның мәгънәсен татарчага тәрҗемә итәргә алынган һәм комментарийлар язган дин белгече, реформатор Курсави Габденнасыйр Ибраһим улы (1776-1812) була. Бүгенге көндә Казан китапханәләрендә аның берничә тәфсире саклана.

1861 елда, Курсави үлгәннән соң ярты гасыр вакыт узгач аның "Хәфтияк тәфсире" дөнья күрә. 15 елдан соң тарихчы һәм язучы Таҗетдин Ялчыголның тәфсире чыга. Әмма болар икесе дә изге китапның билгеле бер өлешләренә тәрҗемә, аңлатма булып тора.

Бары тик 19 гасыр азагында гына тарихчы, дин белгече Хөсәен Әмирханов Коръәнгә тулы тәфсир ясый. Аның «Әл-Фәваид» («Файда») дигән ике томлы тәфсире басыла.

Хөсәен Әмирхановны дәвам итеп 20 гасыр башында  берьюлы берничә тәрҗемә чыга. Бу чорда дин белгечләре изге китапның билгеле бер өлешләре белән генә чикләнми, аны тулысынча тәрҗемә итәргә омтыла. Татар дин белгече, шагыйрь Мөхәммәдсадыйк Иманколыйның ике томлыгы  әлеге вакытның шактый кыйммәткә ия хезмәте булып санала. Аның хезмәте 1910 елда “Тәсһилел бәян фи тәфсирел Коръән” исеме белән 744 битле зур китап итеп бастырылган. Шулай ук Шәйхелислам Хәмидинең  “Иткан” тәфсире зур популярлык казана.

20 башында Ногманиның ике томлы  "Коръән тәфсире" дөнья күрә. Ногман мулла 19 гасырның беренче яртысында яшәгән шәхес. мөгаллиме Габденнасыйр Курсави хаҗга киткәч аның сабакларын укытырга алынган.  шулай ук ул галимнең кайбер хезмәтләрен ахырга җиткерү эшенә керешә.  "Хәфтияк"не эшләү аның үзен дә тәфсир ясауга этәрә. Шулай итеп Ногмани тәфсире барлыкка килә. Татар тәфсирләре турында сөйләгәндә, татар журналисты, нәшриятчы Камил Мотыйгыйның "Татарча Коръән тәфсире" дигән хезмәтен дә истә тотарга кирәк.

ФОТОРЕПОРТАЖ: http://dumrt.ru/tt/node/5885

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана