Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров хәбәр иткәнчә, узган шимбәдә, ягъни 6 октябрьдә Аксубай районында гошер сәдакалары җыю тәмамланган. Гошер җыю районда бер ай буе барган, район-авыл җирлекләреннән халык бик актив катнашкан. Барлыгы 10 тонналап уңыш җыелган, аларны Россия ислам университетына һәм Яр Чаллы шәһәренең мөселман балалары пансионатына озатканнар.
Шулай ук Аксубай районының үзәк музеенда православие һәм ислам диннәренең күргәзмәсе эшли башлаган. Район мөхтәсибәте һәм чиркәү тарафыннан оештырылган күргәзмә районда ай ярымнар эшләячәк, дип хәбәр итте мөхтәсибәт.