7 октябрьдә Балык Бистәсе җәмигъ мәчетендә дини укулар башлану уңаеннан бәйрәм тантанасы булып үткән. Үткәрелгән чарада район мәчетләрендә дини курсларны җитәкләүче мөгаллимнәр, имамнар һәм шәкертләр катнашкан. Яңа уку елында үткәреләсе чаралар, программалар, дәрес расписаниеләре буенча үзара фикер алышканнар.
Иртәгә, 10 октябрьдә Балык Бистәсе районы дин әһелләре ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә имам-хатыйблык шәһадәтнамәләре алырга киләчәкләр.