Буа мәдрәсәсендә кичке дәресләр башланды

09 октябрь 2012 ел 09:16

Узган шимбәдә, ягъни 5 октябрьдә Буа мәдрәсәсендә кичке укулар башланып китте.

Укуларны тантаналы рәвештә ачу тантанасында 200дән артык кеше, шул исәптән Буа районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйбуллов, мәдрәсә директоры Рәшид хәзрәт Маликов, мәдрәсә мөгаллимнәре, Буа шәһәре имамнары һәм шәкертләр катнашты. Шулай ук Казан шәһәре казые Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов та бәйрәм тантанасына кайткан иде.

Дәресләргә беренче көндә 40лап ир-ат һәм хатын-кыз килде. Кичке бүлеккә йөрүчеләрнең гомуми саны, икенче һәм өченче курслар белән бергә, 70тән артып китә икән.

Буа мәдрәсәсенең кичке бүлегендә уку 3 ел дәвам итә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана