Дартс буенча ярышлар үтте

08 октябрь 2012 ел 10:33

2012 елның 7 октябрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте дартс буенча мөселман яшьләре арасында шәһәр ярышлары үткәрде. Ярышларның төп максаты – мөселман яшьләре арасында спортны пропагандалау, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыру.

Ярышлар Казан ислам көллиятендә узды. Ярышларда “Ал”, “Гадел”, “Борнай”, “Рамазан”, “Салихҗан”, “Зәңгәр”, “Солтан”, “Мәрҗани”, “Фәрхәд”, “Ризван”, “Өметлеләр” мәчетләреннән һәм КИК, РИУ, Ислам динен кабул итүгә 1000 еллык исемендәге мәдрәсә шәкертләре катнашты.

1 урынны Казан ислам көллиятенең 3 курс шәкерте Норов Умар алды, 2 урынга “Мәрҗани” мәчетеннән Моратов Данил лаек дип табылды, 3 урын “Мәрҗани” мәчете шәкерте Йосыпов Сәеткә бирелде. Җиңүчеләргә диплом, медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана