Шушы көннәрдә Буа мәдрәсәсендә кичке укулар башланган. Узган шимбәдә I курс шәкертләре өчен махсус бәйрәм тантанасы уздырылган. Бу елда Буа мәдрәсәсенең кичке бүлегенә 30 шәкерт килгән. Үткәрелгән чарада 200ләп кеше катнашкан, шул исәптән район имамнары, мөгаллимнәр һәм район имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйбуллов булган. Казан шәһәре казые Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов җыелган халыкка дини гыйлемнең әһәмияте турында һәм мөселманнарга фарыз гамәл булуы турында вәгазь сөйләгән.