Баулылар яңа уку елына әзерләнә

05 октябрь 2012 ел 11:52

Баулы районында яңа уку елы башлану уңаеннан махсус җыелышлар уздырыла башлаган. 1 октябрьдә районның – “Гали” мәчетендә, 2 октябрьдә – “Өмет” мәчетендә, 3 октябрьдә “Шиһаби” сәүдә үзәгендә очрашу оештырылган. Очрашуларда районның ике мәчетеннән дә вәкилләр – Исмәгыйль хәзрәт Биккинин һәм Әнвәр хәзрәт Хәмитовлар катнашкан.

Үткәрелгән чараларда дин әһелләре дини гыйлем алуның зарурлыгы һәм татар дин әһелләрененң бай мирасын өйрәнүне дәвам итүнең кирәклегенә аерым басым ясаганнар. Мәчет каршындагы дини укуларны үткәрү өчен, Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән программалар нигезендә кирәкле әдәбият белән тәэмин итү мәсьәләсе көн кадагына куелган. Шәкертләр Әбү Хәнифә мәзһәбенә туры килгән мөселман хокукы өлкәсендә яңа белгечләр кирәклеген аерым билгеләп үткәннәр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана