28 сентябрьдә Баулы районы үзәк китапханәсендә районның аграр көллияте студентлары белән “Экстремизмга каршы!” темасына очрашу оештырылган. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган әлеге очрашуда 30лап шәкерт катнашкан. Район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Биккинин студентлар каршында махсус лекция белән чыгыш ясаган.