Теләче районында узган елда район клубында “Вәгазь кичәсе” үткәрелә башлаган иде. Әлеге матур традицияне бу елда да дәвам итәргә булдык, дип билгеләп үтте имам-мөхтәсиб Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев. Атнаның һәр чәршәмбесендә клубта үткәрелә торган әлеге кичәгә дин өлкәсендә гыйлемнәрен арттырырга теләүчеләр, гомумән, барлык мөселман кардәшләребез дә килә ала. Күпчелек вәгазьләрне районның имам-мөхтәсибе үзе сөйли.
Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев: «Вәгазь кичәсе»н бу елда да дәвам итәбез”
04 октябрь 2012 ел 13:07
Соңгы яңалыклар
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы