Мамадыш районы мәдрәсәсендә кичке һәм көндезге бүлекләрдә читтән торып укучылар өчен яңа уку елы башлану уңаеннан җыелыш уздырылды. Мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин очрашуны үтемле вәгазь белән башлап җибәрде. “Раббыбыз Аллаһы Тәгалә белән танышу, аның әмер-тыюлары, тирә-юньдәгеләрнең хакын белү гаять дәрәҗәдә кирәкле эш, ә моны белү өчен шәригать белемен алырга кирәк”,–дип ассызыклап үтте ул. Шәкертләр өчен Ирек хәзрәт Нуриев викторина оештырды. Өлкәннәр көне уңаеннан, бәйрәм күңелле мәҗлес өстәле артында дәвам итте.