2012 елның 4 октябрендә сәгать 10.00дә Россия ислам университетының актлар залында (Казан шәһәре, Газ урамы, 19) мәчет каршындагы дини курсларны җитәкләүче мөгаллимнәрнең II Республика киңәшмәсе узачак. Киңәшмәне Үзәкләшкән дини оешма – ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам университеты уздыра.
Киңәшмә мөселман мәгариф системасының актуаль мәсьәләләренә багышлана.
Киңәшмәдә картнашучылар арасында ТР мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов һәм РИУ ректоры Рафыйк хәзрәт Мөхәммәтшин да бар.
Үткәреләсе чарада түбәндәге шәхесләр чыгыш ясаячак:
¨ ТҖ МДНнең голәмәләр шурасы рәисе, РИУның фән эшләре буенча проректоры Батров Рөстәм Гаяр улы. «Мөгаллим сәни китабы»
¨ ТҖ МДНнең голәмәләр шурасы әгъзасы, РИУның ислам хокукы кафедрасының өлкән укытучысы Нургалиев Рөстәм Марат улы. «Хәнәфи мәзһәбенең актуальлелеге»
¨ ТҖ МДНнең уку-укыту бүлеге башлыгы Карибуллин Айдар Әхбәр улы. «Мөселман мәгарифе системасында башлангыч сегмент әһәмияте»
¨ Мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри яктан үстерү һәм квалификациясен күтәрү үзәге методисты, педагогика фәннәре кандидаты Кашапова Мәрзия Фатыйх кызы. «Мәчет каршындагы курсларда дәресләрне оештыру һәм укыту методикасы»
¨ «Иман» мәркәзе рәисе, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Гарипов Наил Камил улы. «Башлангыч белем бирү системасының тарихы»
¨ Апас районы мәчет каршында укытучы мөгаллимә Гыйззәтуллина Мөнирә Ислам кызы. «Мәчет каршындагы курсларда укыту процессы»
¨ Яр Чаллы мөхтәсибәтенең «Нур Ихлас» мәчете мөгаллимәсе Камалиева Рузалия Голүм кызы. Мәчет каршындагы якшәмбе мәктәпләрендә гыйлем бирү үзенчәлеге.