Узган атнаның шимбәсендә Кама Тамагы районының яңа Җәмигъ мәчетенә рәшәткә куйдырылган.
“Мәчетнең эчке һәм тышкы төзелеш эшләре бетте, түбәсен поликарбонат белән ябасы гына калды, Корбан гаетенә ачарга ниятлибез”, дип хәбәр итте районның имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин. Бүгенге көндә район мөхтәсибәтенә барлыгы 21 мәхәллә керә, яңа ачылачак мәчет район үзәгендә икенче мәчет булачак.