Таможня вәкилләре хаҗ сәфәрен оештыручылар белән очрашты

25 сентябрь 2012 ел 13:28

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә республиканың таможня вәкилләре һәм быелгы Хаҗ сәфәрен оештыручылар катнашында  киңәшмә үткәрелде. Чарада Татарстан таможнясы җитәкчесенең беренче урынбасары,  таможня хезмәте полковнигы Максим Чмора, “Казан Аэропорт”ының  махсус таможня үтү бүлеге башлыгы  Вячеслав Ким, нәзарәтнең халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге белгече Габдулла хәзрәт, табиб Рамил Хисамов һәм “ДУМ РТ ХАДЖ” программасы буенча хажга баручыларның төркем җитәкчеләре катнашты.

Таможня хезмәте полковнигы Максим Чмора очрашуда таможня үтү тәртипләре белән таныштырды. Шулай ук ул узган еллар тәҗрибәсеннән чыгып  киңәшләрен бирде.  “Оештыру моментлары бик мөһим, чөнки барыбыз өчен дә Хаҗ сәфәренең проблемаларсыз яхшы үтүе әһәмиятле. Хаҗ сәфәренең әйбәт үтүе  оештыручыларның  да, аэропортның, башка транспорт оешмаларының да, шул исәптән дәүләт органнарының уңай имиджын тудыра. Ел саен Президент каршындагы хаҗ буенча совет хаҗ сәфәренең ничек үткәрелүен бәяли. Төрле операторлар, аэропортлар эшчәнлеге тикшерелә. Барысы да үзебездән тора, иң мөһиме оештыру сыйфатлы булырга тиеш”, - диде. Вячеслав Ким исә  хаҗ кылырга ниятләгән һәркемне хөрмәт итүләрен ассызыклады, таможня узганда тикшерүләрнең закон нигезендә алып барылуын билгеләп үтте.

Максим Чмора хаҗга җыенучыларга  көчле психотроп дарулар, чит илдә, матурлыгына кызыгып, кыйммәтле сувенерлар алудан тыелырга, шулай ук бизнес белән изге сәфәрне бутамаска киңәш итте. “Хаҗдан 50 литр ак әнис мае яки күп санда спиртсыз хушбуйлар алып кайтырга тырышаучылар да бар. Чит илдә алынган товар бары тик шәхси файдалану өчен генә җитәрлек булырга тиеш. Бер үк төрле товар күп санда итеп  алынган икән, ул инде коммерция өчен дигән сүз. Хаҗга баручыларга кулларына 10 мең доллар күләмендә акча алу рөхсәт ителә. Авиация транспортында чит илдә алынган һәм  декларация үтмәгән товарның авырлыгы 50 кг нан һәм бәясе 10 мең евродан артмаска тиеш”. Моннан тыш Максим Владимирович чит илләрдә шик тудырырлык китаплар алмаска, төрле экстремист басмалардан сак булырга чакырды.

Хажга баручыларның төркем җитәкчеләре, үз чиратларында, таможня таләпләрен башка хаҗиларга җиткерәчәк. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана