5нче номерлы Төзәтү колониясендә мәчетне зурайту юнәлешендә төзелеш эшләре бара

24 сентябрь 2012 ел 15:33

Татарстанның Яшел Үзән районында урнашкан 5нче номерлы Төзәтү колониясендә ирекләреннән мәхрүм ителгән мөселманнарның мәчетләрен зурайту максатыннан төзелеш эшләре алып барыла. Булдыра алган кадәр төзелеш материаллары һәм матди яктан ярдәм итүегезне сорыйбыз.

Элемтәләр өчен телефон:  89053777672 (Айрат хәзрәт Зарипов, ҖҮФХ белән бәйләнешне координацияләү бүлеге мөдире)

5нче Төзәтү колониясендә бүгенге көндә 127 мөселман бар, мәчеткә өйлә намазына 50ләп кеше йөри ала, калганнары җитештерү эшләре белән мәшгуль. Эш урыннарында да намаз укыр өчен мөмкинлек бар. Бу елда Рамазан аенда учреждениеләрдә ураза тоту өчен дә барлык шартлар булдырылган. ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәләл ризыклар белән учреждениеләрне тәэмин итеп тора. Колония җитәкчелеге белән килешеп, Рамазан аенда тоткыннар үзләре ашханәләрдә хәләл ризык әзерләгәннәр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана