"Алтын урта" шәкертләр өчен "Сәламәтлек көне"н уздырды

24 сентябрь 2012 ел 10:16

22 сентябрь көнне ТР Диния нәзарәтенең  “Алтын Урта” татар мөселман яшьләре җәмгыяте мәдрәсә шәкертләре арасында «Сәламәтлек көне»н уздырды. Чара Казан  шәһәренең 51 нче мәктәбе спорт мәйдәнында үткәрелде. Коръән укып башланган чарада “Коддус” мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин вәгазь сөйләде. Кызлар өчен ярышларны Ислам университетының  өлкән укытучысы Е.Ратова, ә егетләргә Русия һәм Татарстан физик культура һәм спорт отличнигы Рафаэль хәзрәт оештырды.

Ярышларда катнашучыларга  Илдус хәзрәт Фәиз исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйгеләрдә Казан Ислам Көллиятенең шәкертләре бигрәк тә зур активлык күрсәтте.   

Фоторепортаж:

http://dumrt.ru/tt/node/5765?page=1&titles=

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана