Аксубай һәм Баулы районнары имамнарына шәһадәтнамәләр тапшырылды

20 сентябрь 2012 ел 12:22

20 сентябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Аксубай һәм Баулы районнары дин әһелләренә имам-хатыйблык вазыйфасын раслаучы шәһадәтнамәләр бирелде. Шәһадәтнамәләрне мөфти вазыйфаларын башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов тапшырды. Шәһадәтнамәләр тапшыру тантанасында әлеге районнарның мөхтәсибләре һәм авыллардан килгән 30 дан артык имам катнашты.

Габдулла хәзрәт имам-хатыйблык вазыйфасын аңлатып болай диде: “Җәмгыятебезне төрле чирләрдән кем дәвалый ала? Фәкать динебез генә. Матди чирләр урынына дин рухый азык тәкъдим итә. Әгәр дә кеше күңелендә Аллаһы Тәгаләгә карата  хакыйкый дөрес мәхәббәт булса, ул пычрак гамәлләрдән тыела. Ә рухи азыкны халык каян ала соң? Имамнардан. Безнең дәрәҗәбез югары һәм шул ук вакытта бик җаваплы, авыр. Хәдистә хәерле бәндә дип, Коръәнне өйрәнеп, башкаларга өйрәтүче атала.  Динебезне өйрәнеп, башкаларга өйрәтү –безнең турыдан - туры вазыйфабыз. Пәйгамбәребез (сгв) бер киңәш бирә: “Аллаһы Тәгаләнең юлына хикмәт һәм матур вәгазь белән күндер”. Һәркайсыбыз, авылларда Диния нәзарәтенең бер вәкиле. Үзара бердәм булып, динебез кыйммәтләрен халыкка җиткереп эшлик”.

Белгәнебезчә, Коръән басылуга 225 ел тулу уңаеннан агымдагы ел Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте тарафыннан “Коръән елы” дип игълан ителде. Коръән елы кысаларында “Казан басмасы”ның юбилей басмасы әзерләнде. Нәзарәт көче белән изге китап 10 мең тираж белән нәшер ителде. Ул халкыбызның мөхтәрәм шәхесләренә бүләк ителде, шулай ук аны республикабызның һәр имамына җиткерү максаты куелды. Шул ниятне тормышка ашырып шәһадәтнамәләр тапшыру тантанасында “Казан басмасы” Аксубай һәм Баулы районнары муллаларына да бүләк итеп бирелде.

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/5703

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана