Мөселман яшьләре арасында футбол буенча традицион турнир башланып китте

20 сентябрь 2012 ел 10:10

Түбән Камада мөселман командалары арасында футбол буенча турнир башланып китте. Турнир башка елларда җәй аенда үткәрелеп килсә дә, соңгы еллардагы Рамазан шәриф ае җәйгә туры килгәнгә, бу елда көзгә күчерелгән. Барлыгы алты команда – “Ансарлар”, “Мөслим”, “Шәбаб”, “Фатх”, “Бадр” һәм “Хәбиб” командары катнашкан. Чараны үткәрер өчен махсус футбол кырын арендага алганнар.

Агымдагы турнир  “Шифалы” шифаханә-профилакториясе янындагы яңа спорт мәйданында үтә. Турнир нәтиҗәләре буенча “Мәчет” футбол командасы оешачак, ул исә шәһәр турнирында катнаша алачак. Мөселман футболының төп максаты – дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру, сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм тыныч тормыш өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт җиткерү.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана