“Изге нур”ның 5 еллык юбилеен билгеләп үттеләр

18 сентябрь 2012 ел 11:14

14 сентябрьдә Мамадыш районының “Изге нур” мәчете ачылуга 5 ел тулды, шул уңайдан мәхәлләдә мәчетнең юбилеен билгеләп үткәннәр. Бәйрәм чарасына мәхәллә халкы, җирле имамнар, абыстайлар җыелган. Ял көннәрендә мәчеттә үтә торган дини укулар, мәчетне зурайту, шулай ук райондагы мөселманнарга кагылышлы  мәсьәләләр буенча фикер алышканнар.

Мәчетнең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Батыров билгеләп үткәнчә, мәчетне райондагы “Стройсервиз” ЯАҖнең генераль директоры Хаҗиев Илфат Фаяз улы һәм аның бертуган энеләре Рифат һәм Дамир төзеткәннәр. Шул рәвешле егетләр мәчет салдыру нияте булган әтиләренең күптәнге хыялын тормышка ашырганнар. Мәчет Мамадыш районының көньягында урнашкан, районды исәбе буенча икенче мәчет санала.

Иман йортына берьюлы 80 кеше сыя. Бирегә йөрүчеләрнең саны күп булу сәбәпле, якын киләчәктә мәчетне зурайтырга ниятлиләр. Бертуган Хаҗиевлар мәчет янына махсус кибет тә салдырган, биредә хәләл продукция, мөселман кирәк-яраклары, киемнәр сатыла. Кибеттән кергән акча “Изге нур” мәчетенең ут, су, газларын түләргә китә, дип хәбәр итте Мансур хәзрәт.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана