Ярминкәдә “Хәләл” стандартлары комитетының таныклыгына ия булган предприятиеләр дә бар

18 сентябрь 2012 ел 10:05

Һәр атнада Казан һәм Яр Чаллы базарларында ярминкәләр оештырыла. Шул уңайдан ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” стандартлар комитеты җитәкчесе Марат Ренат улы Низамов әлеге ярминкәләр уңаеннан үзенең фикерен җиткерде: “Атна саен үткәрелә торган ярминкәләр шәһәр халкы өчен зур файда: республикада үскән сыйфатлы продукцияне кулай бәядән алырга мөмкинлек бирә. Катнашучылар арасында безнең комитет белән күптәннән эшләп килә торган оешмалар да бар. Аларның продукцияләре сыйфатлы һәм тикшерелгән, шуңа да сатып алучылар “Хәләл” комитетының тамгасы куелган продукцияләрнең сыйфатында икеләнмәсеннәр. Икенче яктан, “Хәләл” стандартлар комитеты тарафыннан тикшерү узган предприятиеләр исемлеген белеп тору да зыян итмәс. Исемлек белән halalrt.com сайтыннан таныша аласыз”.

Ярминкәдә “Хәләл” стандартлары комитетының таныклыгына ия булган предприятиеләр катнаша, шулар арасында республикада казылык, ярымфабрикат һәм деликатеслар җитештерү белән танылган “Казан ит комбинаты”н атарга мөмкин. Шулай ук катнашучылар арасында кош ите, казылык, деликатеслардан эшләнмәләр җитештерүче “Чаллы-Бройлер” да һәм кондитерлык эшләнмәләрен җитештерү белән танылу алган  “Чаллы-икмәк” Чаллы компаниясе дә бар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана