Чистай мөхтәсибәте зур активлык күрсәтә

17 сентябрь 2012 ел 12:51

Чистай районында яңа уку елы уңаеннан мәктәпләрдә ата-аналар җыелышлары башланып китте. Әлеге җыелышларда район имамнары да катнаша. Алар ата-аналарга яшь буынны тәрбияләүдә һәм террорчылык кебек афәтләргә каршы торуда дини-әхлакый тәрбиянең роле турында сөйлиләр, гаиләдә шәригать кануннары, ислам дине кушканча яшәргә чакыралар.

Мәктәп укучыларына, югары һәм урта белем йортларында укучы студентларга да игътибар зур: дин әһелләре алар белән очрашулар оештырып, вәгазьләр сөйлиләр икән.

Районның имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин билгеләп үткәнчә, соңгы айларда мөхтәсибәт тарфыннан шактый гына чаралар оештырылган: мохтаҗ гаиләләрдәге балаларны мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин иткәннәр, бер эшмәкәр (исемен язмавын үтенде) һәр ятим балага 1000 сум күләмендә акча бүлеп биргән, район имамнарына яңа вәгазьләр җыентыгы таратылган һ.б.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана