Шәкертләр табигать кочагында ял иткәннәр

17 сентябрь 2012 ел 08:41

13 сентябрьдә Чаллыдагы «Ак мәчет» мәдрәсәсе укытучылары һәм шәкертләре табигать кочагына чыктылар. "Әлһәмдүлилләһ, көн җылы һәм кояшлы булды, шуңа Кама ярында үткән ял бөтенесенә дә ошады”, - дип хәбәр итә Азат хәзрәт Шәрипов.

Азат хәзрәт сүзләренә караганда, мондый төр чаралар коллективны берләштерү өчен дә, табигать кочагында ял итәргә һәм спорт уеннарында ярышырга да бик файдалы. Бергәләп ял чарасын оештыру шәкертләрнең арасын якынайта.

Төшке аш һәм намаздан соң шәкертләр, укытучылар мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт белән бергә футбол уйнаганнар.

Ял итү мизгелләре тиз уза, ә табигатькә чыгып кайткан шәкертләр яңа көч белән гарәп телен һәм ислам белемен өйрәнергә керешкәннәр.   

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана