13 сентябрьдә Чаллыдагы «Ак мәчет» мәдрәсәсе укытучылары һәм шәкертләре табигать кочагына чыктылар. "Әлһәмдүлилләһ, көн җылы һәм кояшлы булды, шуңа Кама ярында үткән ял бөтенесенә дә ошады”, - дип хәбәр итә Азат хәзрәт Шәрипов.
Азат хәзрәт сүзләренә караганда, мондый төр чаралар коллективны берләштерү өчен дә, табигать кочагында ял итәргә һәм спорт уеннарында ярышырга да бик файдалы. Бергәләп ял чарасын оештыру шәкертләрнең арасын якынайта.
Төшке аш һәм намаздан соң шәкертләр, укытучылар мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт белән бергә футбол уйнаганнар.
Ял итү мизгелләре тиз уза, ә табигатькә чыгып кайткан шәкертләр яңа көч белән гарәп телен һәм ислам белемен өйрәнергә керешкәннәр.