Дини белем бирүне сыйфатлы итү, дини кадрларны әзерләүгә теләктәшлек күрсәтү мөһим

14 сентябрь 2012 ел 09:07

13 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов еллык Юлламасын җиткерде. Президент юлламасын тыңларга депутатлар, район башлыклары, дин, мәдәният, сәясәт, мәгариф әһелләре чакырылган иде. Әлеге чарада башка конфессия вәкилләре белән бергә Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Габдулла Әдһәмов катнашты.

Республика Президенты үзенең еллык Юлламасында төрле өлкәләргә кагылышлы мәсьәләләргә тукталды. Шулай ук дин өлкәсе турындагы фикерләрен җиткерде.

“Дини өлкә һәм, иң беренче чиратта, үзәкләштерелгән дини оешмалар – республика мөселманнарының Диния нәзарате һәм Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясенең традицион дини-әхлак кыйммәтләрен алга сөрү эше аеруча зур актуальлеккә ия”,- диде.

Рөстәм Миңнеханов республикадагы тынычлыкны какшатырга теләп мөселман дин әһелләренә каршы оештырылган террорчылык актларын да әйтеп узды. “Без вакыйгаларның мондый борылышына әзер түгел идек. Тотрыксызлыкка этәрүче радикаль дин агымнары үсешенә юл куярга ярамый. “Намус иреклелеге һәм дини берләшмәләр турындагы” ТР Законына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, хокук саклау структуралары, республика мөселманнарының Диния нәзарәте чит идеология үтеп керүгә чик куярга тиеш”, - дип белдерде. Шулай ук дини белем бирүне сыйфатлы итүгә, дини кадрларны әзерләүгә теләктәшлек итү мөһимлеге турында әйтте. “Дини культуралар һәм дөньяви этика нигезләре” белем бирү курсы бик җитди игътибар таләп итә. Мәктәп баскычыннан ук без аңлату эшләрен алып барырга тиеш”, – дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана